Казанда Александр Мичри күргәзмәсе ачылды

2016 елның 29 июле, җомга

Бүген "Хәзинә" милли мәнгать галереясендә Александр Мичриның шәхси күргәзмәсе ачылды. Бу аның Татарстан башкаласында беренче күргәзмәсе. ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова Татарстанга шәрыкъ тематикасының бик якын булуын билегләп үтте. "Без мәдәниятләр, конфессияләр үрелгән, Европа белән Азия кушылган республикада яшибез. Бу мотивлар безгә бик якын", - диде ул. "Мин бөтен шәрыкъ калаларын рәсемгә күчердем. Беренче иҗади адымнарымны Төрекмәнстанда ясадым. Мин шәрыкъкә гашыйк", - диде рәссам Александр Мичри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International