2007 елның 28 августында танылган язучы Рәис Нәүширван улы Даутовның йрәге тибүдән туктады

2007 елның 29 августы, чәршәмбе
       Татар әдәбияты зур югалту кичерә. 2007 елның 28 августында озакка сузылган каты авырудан соң танылган язучы, тәрҗемәче, күренекле әдәбият белгече һәм текстолог Рәис Нәүширван улы Даутовның йөрәге тибүдән туктады.
Рәис Даутов 1928 елның 15 мартында Татарстан АССРның Мамадыш районы Шәмәк авылында туган. 1948 елда ул Казан дәүләт укытучылар институтын тәмамлый. 1953 елдан алып 1980 елга кадәр Р.Даутов — Татарстан китап нәшриятендә яшьләр-балалар әдәбияты редакторы, матур әдәбият редакциясенең өлкән редакторы булып эшли. 1963 елда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.
Соңгы елларда Р.Даутов Татар энциклопедиясен әзерләүгә зур өлеш кертте, Татарстан язучылары турындагы белешмә-китапны туплау өстендә эшләде.
Иҗатының баштагы чорында Р.Даутов тәрҗемәче буларак киң танылды. Аның бу өлкәдәге беренче күләмле хезмәте — “Янки король Артур сараенда” исемле М.Твен повестеның тәрҗемәсе - 1958 елда басылып чыга. Шул вакыттан башлап аның тәрҗемәсендә көнбатыш һәм рус классикасыннан, күпмилләтле совет әдәбиятыннан дистәдән артык хикәяләр җыентыгы днья күрде. Р.Даутовның күпчелек тәрҗемәләре, профессиональ иҗади тәрҗемә үрнәкләре буларак, әдәби тәнкыйтьте югары бәя алды.
Р.Даутов нәшрият редакторы сыйфатында татар әдәбияты классикасы әсәрләрен басмага әзерләү, аларның текстологиясен камилләштерү буенча нәтиҗәле эш алып барды. Борынгы әдәби ядкарьләрдән Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы, Утыз Имәни әл-Болгари, Акмулла, Дәрдмәнд әсәрләре тупланмалары, Г.Тукай, Г.Камал, Г.Ибраһимовларның күптомлыклары басмага Р.Даутовның турыдан-туры катнашы белән әзерләнделәр.
Р.Даутов Татарстан Язучылар берлегенең җәмәгать эшендә дә актив катнашты. Ул озак еллар дәвамында Татарстан Язучылар берлеге каршындагы кабул итү комиссиясе секретаре, РСФСР Язучылар берлеге идарәсенең тәрҗемәчеләр советы әгъзасы булып торды.
Әдәбият лкәсендәге хезмәтләре өчен Р.Даутовка 1978 елда Татарстан АССРныћ атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исеме бирелде. Ул Г.Исхакый исемендәге халыкара премия иясе, шулай ук “Халыклар дуслыгы” ордены белән бүләкләнде.
Рәис Даутов яшь буын әдәбиятчыларны редакторлык хезмәтенә өйрәтүгә, китап эшләү серләренә төшендерүгә һәрвакыт игътибарлы булды. Аның ярдәмен тойган яшьләр берсе дә югалып калмады, әдәбият һәм матбугат өлкәсендә үз юлларын тапты. Р.Даутов каләм ияләренең — язучылар һәм шагыйрьләрнең якын сердәше иде. Шуңа күрә дә ул үзе белән аралашкан һәр кеше күңеленә ачык йөзле, олы җанлы булып кереп калды. Аның якты истәлеге безнең күңелләребездә озак сакланыр.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International