14 июльдә Татарстанда бөек шагыйрь, дәүләт эшлеклесе Г.Р. Державин исемендәге Бөтенроссия шигърият фестивале узачак. Быел ул әдипнең туган көне белән беррәттән вафатының 200 еллыгына да багышлана.
Фестиваль шагыйрьгә Казанның Лядской бакчасында куелган һәйкәлгә чәчәкләр кую һәм шигъри митинг белән башланып китәчәк. Шигъри митингта Альбина Әбсәләмова, Рәмис Аймәт, Вера Хәмидуллина, Эдуард Учаров һәм башка шагыйрьләр чыгыш ясаячак, шулай ук Г.Державин шигырьләре дә яңгыраячак.
Аннары тантаналар Г.Державинның туган төбәге Лаешта дәвам итәчәк. Анда шагыйрь эзләре буйлап – аның әтисе белән әнисе никахлашкан чиркәү урнашкан Сокуры һәм әти-әнисенең кабере урнашкан Егорьево авылларына, шулай ук Дәүләт музееның Лаештагы филиалына экскурсия оештыру каралган.
Фестивальдә концерт программасы бай булачак. Шагыйрьләр чыгышы да күпләрнең күңеленә хуш килер.
Державин исемендәге премия лауреатларын, шагыйрьгә багышланган иҗади бәйгеләрдә җиңүче мәктәп укучыларын бүләкләү дә булачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте