«Онытылмас сәхифәләр образлары. М.А.Шолохов әсәрләре буенча китап графикасы» күргәзмәсе

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

15 июльдә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Милли музейда милли мәдәниятләр» проекты кысаларында «Онытылмас сәхифәләр образлары. М.А. Шолохов әсәрләре буенча китап графикасы» күргәзмәсе ачыла. Аның экспонатлары М.А. Шолоховның Ростов өлкәсендәге музее фондларыннан китерелгән.

Язучы Шолоховның образлары рәссамнарның һәрчак игътибар үзәгендә булды. Аның әсәрләренә О. Верейский, Ю. Ребров, Кукрыниксы, Петровы, В. Гальдяев, В. Бакланов  һәм башка шундый танылган осталар иллюстрацияләр ясады.

Күргәзмә материаллары Шолохов иҗатының төрле чорларына нисбәтән, шул чорларда иҗат ителгән   әсәрләргә ясалган рәсемнәр нигезендә тематик бүлекләргә аерып урнаштырылган.

Төп игътибарны, әлбәттә, авторның кабатланмас бөек әсәрләре «Тын Дон» һәм «Күтәрелгән чирәм» романнарына ясалган иллюстрацияләр җәлеп итә.

Күргәзмә  15 июльдән 17 сентябрьгә кадәр эшли.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International