7 июльдә кичке сәгать җидедә Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музее паркында «Сандецкий утарында Jazz» унынчы халыкара импровизация музыкасы фестивале ачыла. Ике ай дәвам итәчәк форумның беренче концертын АКШ кунаклары бирәчәк. Казан тамашачысы җырчы Мигель Ангело һәм «Immigrants» бэнды чыгышын карый алачак. Фестивальне ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар, Россиядәге АКШ илчелегенең мәдәният мәсьәләләре буенча Атташесы Джеймс Лэнд катнашачак.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте