15-16 октябрьдә Түбән Новгородта Халык биюләре буенча Россия чемпионаты кысаларында Идел буе федераль округы кубогына бәйге уздырыла. Төрле бию коллективлары көч сынашу өчен Түбән Новгородта җыелачак.
ИФО кубогы Халык биюләре буенча Россия чемпионатына сайлап алу туры да булып тора. Быелның декабрендә Мәскәүдә узачак йомгаклау турына округның иң югары баллар җыйган иң яхшы коллективлары узачак.
Чемпионатның кагыйдәләре белән www.народныйтанец.рф сайтында танышырга мөмкин.
Кубокта катнашырга теләүчеләр http://saluttalantov.ru/folk/request сылтамасы буенча гариза бирә ала.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте