15 һәм 16 июльдә Түбән Новгородта Федераль Сабантуй узачак. Концерт программалары, халык һөнәрчелек күргәзмәләре, спорт ярышлары һ.б. бәйрәмгә ямь өстәячәк. Шулай ук стильләштерелгән татар утары белән таныштыру, алтын чигеш, кәрҗин үрү, күн корама һ.б. кул эшләре буенча осталык дәресләре уздырылачак. Милли бәйрәм Канавинский районында 1 май паркында һәм «Локомотив» стадионында үтәчәк. Сәгать 11.00 дә башлана.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте