Татарстанның мәктәп укучылары Свияжскиның 465 еллыгына бүләк әзерләде

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Свияжскиның 465 еллыгына багышлап республика күләмендә уздырыла торган иншалар  конкурсы тәмамланды.  

30 майдан 20 июньгә кадәр республиканың барлык почмакларыннан башлангыч сыйныф укучылары Свияжск утрау-шәһәрчегенә багышлап иҗат ителгән иншаларын, эссе-хикәяләрен, очеркларын конкурс комиссиясенә җибәрделәр.  Балаларның эшләре арасында югары сәнгати дәрәҗәдәгеләре күп булганга, җиңүчеләрне билгеләү шактый кыен булды.   Алты номинациядә җиңүчеләр дип табылган 120 бала 24 майда – Свияжскига нигез салынган көнне - утрау-шәһәрчектә экскурсиядә булып китте.

Конкурста җиңгән эшләр белән культурныйдневник.рф порталында танышырга мөмкин.

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International