«Минем гаиләмнең шамаиле» икенче бөтенроссия сәнгать конкурсының күргәзмәсе ачыла

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

24 июньдә 15.00дә  «Казан Кремле» музей тыюлыгында «Минем гаиләмнең шамаиле» икенче бөтенроссия сәнгать конкурсының күргәзмәсе ачыла.

Быел күргәзмә өч мәйданчыкта – Ислам мәдәнияте музеенда, Татар шамаиле галереясендә һәм  «Эрмитаж-Казан» үзәгендә уздырыла.

Быелгы конкурсның үзенчәлеге – рәссамнар конкурска яңа эшләр әзерләячәк. Узган конкурста исә алданрак  ясалган  шамаильләр дә катнашкан иде.

Күргәзмә көннәрендә рәссамнар, сәнгать белгечләре һәм конкурсның жюри әгъзалары катнашында «Шамаил сәнгате үсешенең актуаль юнәлешләре» темасына осталык дәресе уздырылачак. Ураза бәйрәменнән соң жюри җиңүчеләрне билгеләячәк.  

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International