Казанда «Нәүрүз» IV Халыкара театраль-мәгърифәти форумы ачылды

2016 елның 14 июне, сишәмбе

Казанда  «Нәүрүз» IV Халыкара театраль-мәгърифәти  форумы ачылды. Ул Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның форумда катнашучыларга мөрәҗәгатен укып китү белән башланды.   

 «Артистларны, режиссерларны, драматургларны, рәссамнарны һәм театр тәнкыйтьчеләрен – рух тәңгәллеге, күңел аваздашлыгы берләштергән талантлы шәхесләрне кунакчыл Татарстанда чын күңелдән сәламлим!

Республикабызда театр җәмәгатьчелеге өчен зур әһәмияткә ия булган күренекле форум инде дүртенче мәртәбә уздырыла. Барыгызны да ихлас йөрәктән әлеге  истәлекле вакыйга уңаеннан тәбрик итәм.

Театр сәнгатенә чикләр дә, ерак аралар да тоткарлык була алмый. Ул гомер-гомергә мәрхәмәт һәм мәхәббәт, гаделлек идеалларына, югары әхлак нормаларының ныгуына хезмәт итә килде.

Милли үзенчәлекләрне, телне, йолалар, гореф-гадәтләрне саклап калуда, туган җирне ярату, тарихи үткәнгә ихтирам хисе тәрбияләүдә сәнгатьнең роле гаять зур. Милләтләр арасындагы иҗади багланышлар  халыкларның дус-тату, үзара аңлашып яшәвенә ярдәм итә.

Форум театр әһелләре өчен һөнәри яктан тагын да камилләшү мәйданы булсын, кабатланмас, сәнгать дәрәҗәсе тиешле югарылыктагы  яңа әсәрләр тууга бәрәкәтле этәргеч бирсен!», - диелгән Президентның мөрәҗәгатендә.

Быел форум программасында 31 семинар, 17 тренинг, 8 осталык дәресе һәм  5 спектакль каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International