13 июньдә Камал театрында “Нәүрүз” театр форумы ачылды. Фестивальгә абруйлы кунак буларак Европаның күренекле театрларыннан берсе – Венгриянең милли театры чакырылган.
Күптән түгел генә Камал театры коллективы Будапешт шәһәрендә уңышлы гастрольләр уздырды.
Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Венгриянең Дәүләт бию ансамбле зур концерт бирде.
Май ахырында Татарстаннан иҗатчылардан торган артык зур булмаган десант Венгрия башкаласында узган Сабантуйда катнашты.
Быелның алты ае эчендә генә дә Венгриянең Россия Федерациясендәге Илчелегенең туристлык буенча вәкиле Ш.Фабиан әфәнде Татарстанда ике тапкыр булып китте – республика туроператорларын ул үз иленең туристлык мөмкинлекләре белән таныштырды, шулай ук Казанда узган Бөтенроссия волонтёрлар съездында катнашты.
Тиздән Будапешттан меңьяшәр Алабугага июньнең икенче яртысында узачак Халыкара АРТ-симпозиумда катнашу өчен рәссамнар киләчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте