Фестиваль Афонда рус монахлыгы оешуның 1000 еллыгын, Алексеевскида Ахтырда эшләнгән Мәрьям ана иконасының табылуына 200 ел тулуны, Казанда Мәрьям ана иконасы табылу урынында төзеләчәк соборга нигез ташы салынуны билгеләп үтүгә багышлана.
Анда Россия, Белоруссия, Украинадан кыңгырау чыңы осталары, дини һәм халык җырларын башкаручылар, фольклор һәм бию коллективлары чыгыш ясаячак. Шулай ук халык һөнәрчелеге эшләнмәләре сәүдәсе, осталык дәресләре, балалар мәйданчыклары эшләячәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте