XXVI «Бәхетле балачак» фестивале 1 июньдә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрында узды. Аңа Лаеш балалар йортында, республиканың социаль-тернәкләндерү үзәкләрендә тәрбияләнүче балалар чакырылган иде. Республиканың иң шәп бию мәйданчыгында балалар өчен халык хореография җәүһәрләре тәкъдим ителде. Ансамбльләр төрле халык биюләрен башкарды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте