Рус теле көнендә Казандагы А.С.Пушкин һәйкәленә чәчәкләр китерәчәкләр (10.30). Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрында зур концерт узачак (11.30).
Иртәнге сәгать тугызда рус шагыйре һәйкәле янында шигырь уку, театральләштерелгән тамашалар, музыкаль-иҗади номерлар булачак. Бәйрәмдә язучылар, шагыйрьләр, җәмәгатьчелек катнашачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте