Азнакаевскому народному театру -75 лет!

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

 Халык мәхәббәтен яулаган, 2013 елда «Идел-йорт» фестивалендә гран-при иясе булган Азнакай халык театрына 70 ел тула.

Азнакай халык театрының җиде дистә елдан артык бай тарихы бар. Ул драмтүгәрәк булып 1941 елның гыйнварында Азнакай бистәсе мәдәният йортында оештырыла. Сугыш чорында халыкны җиңүгә рухландырып, бистә һәм авылларда чыгышлар ясый.

1951 елдан театр түгәрәге белән профессиональ артист, башта Г.Камал исемендәге академия театрында, сугыштан соң  Әлмәт драмтеатрында уйнаган Касыйм Еникеев җитәкчелек итә башлый. 1976 елдан 1982 елга кадәр халык театрын Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миңнеханова җитәкли. 1987 – 1990 елларда Азнакай халык театры яңа гына мәдәният институтын кызыл дипломга тәмамлап кайткан Зинфира Кашапова кулына күчә. 1990 – 1995 елларда халык театры Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Маис Вәлиев җитәкчелегендә эшли. Маис Вәлиев театр тарихында аерым урын алып тора. Кызганыч, аның гомере иртә өзелде. Әмма Маис Вәлиев әле дә тамашачы күңелендә саклана, исеме шәһәр урамында мәңгеләштерелде.

1995 елдан театрга режиссёр булып Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гата Ялалов килде. Шушы елларда ул татар драматургларының 15  әсәрен сәхнәләштерде, халык театры бик күп бәйгеләрдә лауреат булды. Берсүзсез, коллективның уңышлары нигезендә режиссёрларның һәм артистларның һөнәри осталыгы ята. Биредә иҗатка чын йөрәктән бирелгән кешеләр эшли.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International