29 майда Лаеш муниципаль районының Никольское авылында 24нче тапкыр «Каравон» бөтенроссия рус фольклор фестивале уздырыла.
Программа төрле һәм кызыклы. Төп сәхнәдә Россия Федерациясеннән кунакка килгән 25 һәм республикадан 122 фольклор коллективы чыгыш ясаячак. Төрле бәйгеләр, балалар өчен интерактив уеннар, җыр-бию – барысы да булачак. Төп сәхнәдән тыш, тагын берничә урында концертлар, программалар күрсәтеләчәк.
“Играй, гармонь!” телепроекты һәм Анастасия Заволокина фестивальгә махсус кунак буларак чакырылган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте