Кремльдә Пасха фестивале

2016 елның 15 мае, якшәмбе

15 майда Казан Кремленең Благовещенье кафедра соборында  «Сөенечем» балалар хор иҗатының  беренче Пасха фестивале узды.

Казан музыка мәктәпләре һәм студияләре балалар хор коллективлары, шулай ук  Алексеевск районының «Кояшкай» балалар хоры башкаруында рус композиторларының Пасхага багышланган җырлары белән бергә яз, туган җир турында әсәрләре яңгырады.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International