Татарстанда «Иман моңы» V халыкара фестивале уздырыла

2016 елның 14 мае, шимбә

Майның  21 еннән июньнең  17 сенә кадәр  Татарстанда «Иман моңы» V халыкара фестивале уздырыла.

Фестивальнең концертлары республиканың иң күренекле туристлык үзәкләрендә – Борынгы Болгар шәһәрендә, Свияжск утрау-шәһәрчегендә һәм  Казан Кремлендә узачак.

Фестиваль 21 майда – Идел Болгарстаны рәсми төстә Ислам динен кабул иткән көндә ачыла. Зур концертта  Алина Шәрипҗанова, Филүс Каһиров, Резедә Галимова, Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, Миңгол Галиев, «Айгөл» вокаль ансамбле, «Риваять» төрки этника һәм һөнәрчелек ансамбле катнаша.

Программада  – традицион  дини музыка, татар халык җырлары, хәзерге заман  композиторлары әсәрләре. Башлана: 10.00 (Ак мәчет артындагы мәйдан), керү бушлай.

http://vk.com/musicavery

http://gbkz-rt.ru/

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International