«Сорнай» татар фольклор-этнографик ансамбле гагаузларның Хедерлез милли бәйрәмендә катнаша

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

6 майда  Гагаузиянең Чадыр-Лунга шәһәрендә гагаузларның Хедерлез милли бәйрәме уздырыла.  

Программада:  ат чабышы, гагаузия халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсе, шулай ук төрки, славян һәм роман илләреннән бәйрәмгә килгән артистлар чыгышы. Бу тантаналар Чадыр-Лунганың төп мәйданында уздырыла.

Татарстан Республикасыннан Хедерлездә «Сорнай» татар фольклор-этнографик ансамбле катнаша.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International