Алматыда төрки музыкасына багышланган V Халыкара симпозиумда Эльмира Каюмова катнашты

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

21-23 апрельдә Алматы шәһәрендә (Казакстан) Традицион музыкасы буенча бөтендөнья киңәшмәсе (International Council for Traditional Music) кысаларында эшли торган "Төрки телле халыкларның музыкасы" дигән белгечләр төркеменең 5нче Халыкара симпозиумы булып узды.

ICTM оешмасы 1947 нче елда барлыкка килгән һәм ЮНЕСКО белән тыгыз элемтәдә тора. 2016 нче елда татар музыкаль фольклорын өйрәнүче һәм пропагандалаучы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге фәнни хезмәткәре - Эльмира Каюмова әлеге оешманың әгъзасы булды.

Чарада Германия, Италия, Великобритания, Канада, Нидерланды, Азербайджан, Казахстан, Россия һәм башка илләрдән килгән галимнәр катнашты. Татарстан делегациясендә шулай ук Казан федераль университетының укытучылары - Резидә Хөрмәтуллина һәм Диләрә Мифтахетдинова бар иде.

Докладлардан тыш программага "Дынгылдай" тува фольклор ансамбльнең мастер-классы, Якутия музыка һәм фольклор музее турында видео-презентациясе, яңа басмалар күргәзмәсе, традицион һәм хәзерге заман көйләре концертлары да кергән иде.

Эльмира Каюмова фәнни чыгышы керәшеннәрнең гөсләдә уйнау традициясе белән бәйле иде. Шуның белән бергә, Э.Р. Каюмова Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең яңа китаплар һәм компакт-дискларны тәкъдим итте, Симпозиумның нәтиҗәләре буенча түгәрәк өстәлдә сүз алды, "Радио Классика" һәм "Алматы акшамы" гәзитенә әңгәмә бирде. 25 апрель көнне М.О. Ауэзов исемендәге Әдәбият һәм сәнгать институтында "Татарстанда музыка белеменең хәзерге торышы: проблемалар һәм киләчәге", " Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге эшчәнлегенең юнәлешләре һәм нәтиҗәләре" темалары буенча остаханә уздырды.

Барлык катнашучылар Халыкара форумның югары дәрәҗәдә үтүен билгеләп, оештыручыларга, аеруча -  Курмангазы исемендәге Казахстан милли консерваториясенең профессоры Сауле Исхак кызы Утегалиевага рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International