Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә һәм аның филиалларында Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга һәм Туган тел көненә багышланган тантаналы чаралар уза

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе ндә һәм аның филиалларында Г.Тукайның тууына  130 ел тулуга һәм Туган тел көненә багышланган тантаналы чаралар уза. Шагыйрь юбилеена багышлап китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлегендә «И, мөкатдәс моңлы сазым»  дигән китап күргәзмәсе ачылды һәм яңалык һәм мәгълүмат алу сәгате узды. Чистай филиалында шулай ук «Габдулла Тукайның тууына 130 ел» дигән  китап күргәзмәсе  эшли, «Тукай дигән йолдыз» әдәби кунакханәсе уздырылды. Алабуга филиалы хезмәткәрләре  «Тукай – милләтнең йөзе ул» дигән шигырь бәйрәме уздырды. Әлмәттә «Тукай безнең йөрәкләрдә» әдәби кичәсе булачак. Түбән Кама филиалы укучыларын исә «Габдулла Тукайның тууына 130 ел» дигән әңгәмә көтә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International