Бүген татар халкы милләтебезнең бөек улы – татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы Габдулла Тукайның (1886-1913) туган көнен билгеләп үтә – аның тууына 130 ел тулды. Шул уңайдан бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының Театр урамы ягында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янында традицион Шигърият бәйрәме үткәрелде. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һ.б. рәсми затлар, ТР Язучылар берлеге вәкилләре, гомумән, татар җәмәгатьчелеге, шулай ук “Габдулла Тукай һәм төрки дөнья” дигән халыкара фәнни-гамәли конференциягә килгән кунаклар, IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегатлары, укучы яшьләр, казанлылар катнашты.
Әлеге мәйданда китаплар, халык һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге әйберләреннән күргәзмә эшләде. Шигърият бәйрәмен хозур кылырга шактый күп халык җыелды. Арада кече яшьтәге балалардан алып өлкән яшьтәге әби-бабайларга кадәр бар иде. Көннең кояшлы, матур булуы да ямь өстенә ямь өстәде. Бәйрәм чарасы сәгать 11дә Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән фольклор ансамбльләр чыгышлары белән башланып китте.
12нче яртыдан бәйрәм сәхнәсендә Казан шәһәренең төрле мәктәпләрендә, гимназияләрендә белем алучы Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап уздырылган бәйгеләрдә катнашып җиңгән укучылар сөекле шагыйребезнең әсәсрләрен яттан сөйләде.
Шигърият бәйрәмендә көннең нәкъ уртасында Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр китерелде. ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан милләтебезнең олуг шагыйренә багышланган шигырен укыды.
Аннан соң сүз алган Римма Ратникова мәйданга җыелучыларны ТР Президенты, ТР Дәүләт Советы депутаталары, ТР Хөкүмәте әгъзалары исеменнән сәламләп, Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу, Татарстанда Туган тел көне белән тәбрикләде. Ул бәйрәм шатлыгын уртаклашырга Җир шарының төрле почмакларыннан, аерым алганда, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Казакъстан, Төркмәнстан һ.б ерак һәм якын чит илләрдән, үз илебезнең төрле төбәкләреннән кунаклар җыелуына игътибарны юнәлтеп, ерак араларны якын итеп килгән кардәшләребезгә рәхмәт белдерде.
“Бүген мәйданнарга безне Тукай җыя. Ул үзенең кыска гына гомерендә бәһаләп бетергесез зур иҗади мирас калдырды. Күпкырлы, бай иҗат гасыр буе өйрәнелсә дә, фәнни табышларның очы-кырые юк. Тукай шагыйрьләр һәм язучылар өчен – илһам чыганагы, галимнәр өчен – бетмәс-төкәнмәс ачышлар диңгезе. Ул шагыйрь дә, журналист та, сатирик та, җәмәгать эшлеклесе дә, сәясәтче дә, дипломат та”, – дип билгеләп үтте республика парламенты башлыгы урынбасары, Тукайның 70ләп тәхәллүсе булганлыгын, аның тормышы, иҗаты яшь буын галимнәре өчен дә ачышларга җирлек булып тора алуын ассызыклап.
“Бөек Тукаебезның иҗаты киләчәктә дә илһам бирсен, буыннардан- буыннарга күчеп, мәңге яшәсен. Халкыбыз иҗат әһелләренә бай булсын. Яңа әсәрләр, китаплар, фәнни хезмәтләр, фильмнар булып торсын, рухи чыганагыбыз беркайчан да саекмасын. Бөек Тукаебыз белемле, бәхетле, яңа җиңүләргә омтыла торган халкын күреп горурланыр иде. Бөек шәхесләребез рухларына шифа булырлык гомер кичерик!” – дип төгәлләде сүзен Римма Ратникова.
Тантаналы чарада катнашкан 3 яшьлек Арслан Сибгатуллин чыгышы берәүне дә битараф калдырмады. Аның сәнгатьле итеп Г.Тукайның “Туган тел” шигырен сөйләве Шигърият бәйрәменә килүчеләрнең йөзләрендә елмаю уятты.
Чарада Россия төбәкләреннән, чит илләрдән килгән кунаклар да сүз алды. Бәйрәм сәхнәсендә, аерым алганда, Кабарда-Балкар Республикасы Язучылар берлеге рәисе Муталип Беппаев, Казакъстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Галим Җайлыбай, Иран галиме Араз Мөхәммәт Сарлы һ.б.лар татарстанлыларны Шигърият бәйрәме һәм Туган тел көне белән тәбрикләде.
Тантанада шулай ук алдагы елларда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләре булган Разил Вәлиев, Рәдиф Гаташ, Ренат Харис, Гәрәй Рәхим, Роберт Миңнуллин, Зиннур Мансуров, Мөхәммәт Мирза катнашып чыгыш ясады. Аннары шагыйрәләр Эльмира Шәрифуллина, Флера Тарханова, Шәмсия Җиһангирова, Фәүзия Мөслимова Тукайга багышланган шигырьләрен укыды.
Бүгенге бәйрәм чарасы җырлы-биюле чыгышлар белән үрелеп барды.
“Татар-информ” МА