ЛАДОМИР Бишенче Халыкара Хлебников фестивале

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

21 апрельдә кичке сәгать алтыда Татарстан язучылар берлегендә ЛАДОМИР Бишенче Халыкара Хлебников фестивален ачу тантанасы булачак. 

Әлеге фестиваль Казанда һәм  Алабугада 2012 елдан уздырыла.

Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать тыюлыгы, В.Аксёнов музей-йортының мәдәният үзәге, Казан шәһәренең һәм  «КАНӘФЕР» фондының үзәкләштерелгән китапханә системасы оештыра.

Велимир Хлебников – поэзия  өлкәсендә яңалыклар кертүче, рус футуризмы һәм авангардлык сәнгате теоретикларыннан берсе – Казанда ун ел, кыска гына гомеренең өчтән берен диярлек яши.   Казанга әти-әнисе белән ул Сембер шәһәреннән 1898 елда килә, Казан университетында укыган вакытында, 23 яшендә Петербург университетына күчә.

Быелгы фестивальдә  Андрей Грицман (Нью-Йорк), Юлий Гуголев (Мәскәү), Рубен Ишханян (Әрмәнстан), Лариса Йоонас (Эстония), Людмила Казарян (Эстония), Дана Курская (Мәскәү), Мария Малиновская (Мәскәү), Андроник Романов (Мәскәү), Елена Семёнова (Мәскәү), Андрей Щербак-Жуков (Мәскәү), Евгения Коробкова (Мәскәү) катнаша.  Казан шагыйрьләре  Лилия Газизова, Алексей Остудин, Лоренс Блинов, Нури Бурнаш, Вадим Гершанов, Глеб Михалёв, Борис Далматов, Наил Ишмөхәммәтов, Вера Хәмидуллина һәм башкалар үз шигырьләрен укыячак.

Шулай ук  «Интерпоэзия» журналын (баш мөхәррире Андрей Грицман) тамашачыга тәкъдим итү булачак , 2015 елда иҗат ителгән иң яхшы шигырь өчен Интерпоэзия премиясе тапшырылачак.  «Лиterraтура» нәшрият йорты (баш мөхәррире Андроник Романов) оештырган кичә, «Авангард классикага әйләнгәндә» түгәрәк өстәле дә зур кызыксыну уятыр дип көтелә.  Андрей Тарасов һәм Нина Дунаева «ИНТЕРШУМ» дигән фотопроект белән таныштырачак.

Андрей Щербак-Жуковның «Виртуальный Пьеро. Рассказы разных лет и настроений» («Виртуаль Пьеро. Төрле елларда һәм төрле рухи халәттә  язылган хикәяләр») (М.: «У Никитских ворот» (2016), Дана Курскаяның «Ничего личного» («Шәхескә кагылмыйча») (М.: «Новое время», 2016) китапларын укучыларга тәкъдим итү булачак.

Лилия Газизова, ligazizova@mail.ru; +7 960 047 16 12

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International