Бүген 21 апрельдә көндезге сәгать уникедә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының (КДАТУ) актлар залында Татарстан Митрополиясе Митрополиты Феофан әлеге уку йорты студентлары һәм укытучылары белән очраша. Кичә Казан Митрополиясе һәм КДАТУ арасында хезмәттәшлек турында шартнамәгә кул куелды.
Очрашуның хәзер уздырылуы очраклы түгел, чөнки бу көннәрдә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында «XXI гасырда мәдәни мирас: саклап калу, файдалану, популярлаштыру» дүртенче халыкара фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә.
Очрашу вакытында Митрополит Феофанның студентларга һәм укытучыларга мөрәҗәгатен тыңлау, Университет музеен карау, мәдәни мирас объектларын саклап калу һәм популярлаштыру эшендә Казан Митрополиясе һәм КДАТУ хезмәттәшлегенең юнәлешләре турында фикер алышу булыр дип фаразлана. Югары уку йорты җитәкчелеге Казан Митрополиясенә Татарстан башкаласындагы Воскресенье Яңа Иерусалим монастырен (Әрхәрәй дачасын) өйрәнүгә багышланган диплом проектларын һәм фәнни статьяларны тапшырачак. Митрополия материаллар бирүне һәм Казанда «Яңа Иерусалим»ны торгызуда ярдәм итүне сорап, КДАТУ ректорына берничә тапкыр мөрәҗәгать итте. Бу белем йортының Архитектура мирасын реставрацияләү һәм реконструкцияләү кафедрасы әлеге тарих-архитектура һәйкәлен өйрәнү белән 2001 елдан бирле шөгыльләнә. Кафедра укытучылары һәм студентлар монастырьның төп биналарын барысын да өйрәнде, алар тарафыннан тарихи материаллар, архив материаллары бик күп тупланды, шәһәребезнең гаять үзенчәлекле, әмма киң танылу алмаган мәдәни мирас объектын торгызу һәм үстерү концепциясе эшләнде.
Хөрмәтле журналистлар! Сезне әлеге очрашуда катнашырга, каләм тибрәтү өчен мәгълүмат алырга чакырабыз.
Элемтәгә керү өчен телефон: 89872960760 (Ирина Викторовна)