18 апрельдә, Һәйкәлләр һәм тарихи урыннар халыкара көнендә, Татарстанда архитектура өлкәсендә белем бирә башлауның 50 еллыгына багышланган «XXI гасырда мәдәни мирас: саклап калу, файдалану, популярлаштыру» дүртенче халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Ул Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла.
Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Светлана Персова мөрәҗәгать итте. Мондый конференцияләрнең кәгазьдәге проектларны тормышка ашыруның гамәли юлларын табарга ярдәм итүе турында әйтте. Пленар утырышта Россиядән һәм чит илләрдән килгән шәрәфле кунаклар: Алкивиадис Препис, Демокрит исемендәге Фракия университеты профессоры, Ежи Устинович, Белосток техник университеты профессоры, Валерий Морозов, Елена Морозова Белоруссия милли техник университеты профессорлары чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте