14 апрельдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Республика һәм муниципаль китапханәләр директорлары киңәшмәсе уздырылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкилләре, республика китапханәләре җитәкчеләре, үзәкләштерелгән китапханә системасы директорлары, Казан дәүләт мәдәният институты укытучылары, Татарстан Республикасының Мәгълүмати технологияләр үзәге хезмәткәрләре катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте