26 апрельдә Казанда Г.Тукайның 130 еллык юбилеена һәм Туган тел көненә багышланган тантаналы чаралар

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президентының  «Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеен бәйрәм итүне әзерләү һәм уздыру турында» Указын үтәү йөзеннән тантаналы чаралар республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында, шулай ук Мәскәүдә һәм  Санкт-Петербургта уздырыла.  

Бу уңайдан күп санлы концертлар, кичәләр, митинглар, түгәрәк өстәлләр, төрле акцияләр, күргәзмәләр, конференцияләр, лекцияләр уздыру каралган. Төп вакый         галар нигездә 26 апрельдә – шагыйрьнең туган көнендә һәм Туган тел бәйрәме билгеләп үтелә торган көндә уздырылачак.

Программада:

9.00 – Тукайның Пушкин урамындагы һәйкәленә чәчәкләр салу;

10.00 – Казан дәүләт яшь тамашачы театры бинасы диварына Габдулла Тукайга мемориаль такта кую. Бу бинада шагыйрь  1908 елның 14 октябрендә беренче тапкыр халык алдында «Печән базары яки Яңа Кисекбаш» поэмасын укый.

11.00 – Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры каршындагы Тукай һәйкәле янында фольклор коллективлары чыгышы, халык бәйрәме;

12.00 – традицион Шигърият бәйрәме;

 14.00 – Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен быелгы лауреатларга тапшыру, тантаналы концерт.

Хөрмәтле журналистлар!  20 апрельдә 11.00дә  “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында олугъ юбилейны бәйрәм итүгә багышланган  брифинг узачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International