Чистай дәүләт музей-тыюлыгында Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

Тукайның юбилеена багышлап Чистай дәүләт музей-тыюлыгында күргәзмә ачтылар.

Анда бөек шагыйрьнең бала чагы, аның зур иҗатының чишмә башы булган татар фольклоры, халык әкиятләре, җырлары, әдипнең туган җиргә, халкына булган олы мәхәббәте турында сөйләүче экспонатлар куелган. Чистай кызы Зәйтүнә белән Габдулла арасындагы дөрләп китә алмаган мәхәббәт очкыны турындагы тарих күргәзмәдә аерым урын алып тора.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International