«Әкият» курчак театрында «Ульгэр» Бурят республика курчак театры гастрольләре

2016 елның 15 апреле, җомга

19 – 23 апрельдә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында «Ульгэр» Бурят республика курчак театры гастрольләре  узачак.  

Бурят артистлары Татарстан балаларына 4 спектакль күрсәтәчәк: мәхәббәт турында бурят риваяте буенча куелган «Байкал кызы – Ангара» спектакле, «Могҗизалы хәзинә» музыкаль әкияте, «Паппет-Пати» курчаклы-эстрада тамашасы һәм  «Бүре һәм җиде кәҗә бәтие» рус халык әкияте. 

Хөрмәтле журналистлар! 

Сезне 19 апрельдә иртәнге унынчы яртыда «Ульгэр» Бурят республика курчак театры гастрольләре ачылуга багышланган матбугат конференциясенә чакырабыз. Театрның кече залында була.

Аккредитация: 8 9046 65 18 14, 237-70-05,  e-mail: diliya1986@mail.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International