19 мартта 18:30 да «Южный» сәүдә-күңел ачу комплексының «Китап+» кибетендә Владимир Мединский – сәяси һәм дәүләт эшлеклесе, "Стена" (“Дивар”), "Война. Мифы СССР. 1939-1945" (“Сугыш. СССР мифлары. 1939-1945”), "Мифы о России" (“Россия турында мифлар”) китаплар сериясе авторы белән очрашу була. Ул укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк, китаплары турында сөйләячәк, алар турында фикер алышуда катнашачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте