«Дулкыннар» унберенче республика конкурсы

2016 елның 4 марты, җомга

Шат күңелле, чая балалар, талантлы яшь артистлар, җырчылар март аенда Казанда – Татарстан Халыклар дуслыгы йортында җыелачак. “Дулкыннар” республика конкурсының йомгаклау концерты (ул 12 мартта, көндезге сәгать өчтә башлана)  конкурста катнашучыларның иҗади казанышларына тулаем караш ташларга мөмкинлек бирәчәк.

Әлеге конкурс Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә яшәүче  талантлы балалар һәм үсмерләрне ачыклау, аларның иҗади яктан ачылуы өчен шартлар булдыру, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне торгызу һәм үстерү максатларында гамәлгә куелды. 

2006 елдан бу бәйге татар халкының күренекле шәхесләренә багышлап уздырыла килде. Быел ул  шагыйрә  Клара Булатовага багышлана.

Берничә номинациядә уздырыла торган конкурска быел алты йөздән артык гариза бирелде.

231-81-54, +7 (917) 921- 50-65 Илмира Камаева

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International