10 мартта 17.00дә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Замандаш» клубы утырышы була. Укучылар «Зөләйха күзләрен ача» романы авторы Гүзәл Яхина белән очрашачак.
Мәртәбәле бүләкләр алган әлеге әсәр китап укучылар арасында зур сөйләшүләр, бәхәсләр тудырды. Әлеге кичәдә Г.Яхина үзе, иҗаты, киләчәккә планнары турында сөйләячәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте