Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Чуваш чибәре – 2016» («Чаваш пики – 2016») республика матурлык конкурсының йомгаклау туры узачак

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

5 мартта  Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Чуваш чибәре  – 2016» («Чаваш пики – 2016») республика матурлык конкурсының йомгаклау туры узачак.

Чуваш халкының милли мәдәниятен, телен һәм традицияләрен саклап калуга юнәлтелгән конкурсны уздыру Татарстанда традициягә керде инде.  Аның идеясе – катнашучыларның тышкы матурлыклары белән беррәттән рухи, интеллектуаль сыйфатларын, иҗат мөмкинлекләрен дә күрсәтү.

Йомгаклау өлешендә районнарда һәм шәһәрләрдә узган сайлап алу турларында җиңүчеләр катнаша. Җиңеп чыккан чуваш гүзәле Мәскәүдә узачак  «Россиянең чуваш чибәре» бөтенроссия конкурсына республикадан вәкил буларак барачак. 

89179028745

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International