Чистайда Б. Пастернакның туган көне –10 февральдә традицион рәвештә аның әсәрләрен башкаручылар бәйгесе ачылды һәм февральнең соңгы көннәрендә тәмамланды. «Иҗатның төп максаты – үз-үзеңне аямау» дип аталган конкурста катнашу өчен Татарстанның төрле районнарыннан барлыгы 33 гариза бирелгән иде. Мәктәп балалары быел шагыйрьнең әсәрләрен сәнгатьле укуда ярышты, бәйгедә шулай ук әдәби-музыкаль композицияләр дә катнашты.
Конкурска йомгак ясалгач, зур концерт узачак, җиңүчеләр билгеләнеп, бүләкләр тапшырылачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте