26 февральдә Казанда «Россия Федерациясе Угро-фин халыклары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте советы президиумы утырышы узды. Аның төп чаралары Татарстанның халыклар дуслыгы йортында оештырылды.
Татарстан Республикасында яшәүче угро-фин халыкларының этник-мәдәни үзенчәлеген саклап калу мәсьәләсе утырышның төп темаларының берсе булды. Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Шәрипова Гүзәл Азат кызының чыгышында нәкъ шушы проблемалар яктыртылды.
8 (843) 237-97-90, 237-97-88
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте