Казан Кремлендә «Казан. Кинематограф. Гасырдан – гасырга» күргәзмәсе ачылды

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

25 февральдә   «Манеж» Россия кино елына багышланган  күргәзмәләр залында «Казан. Кинематограф. Гасырдан – гасырга» күргәзмәсе ачылды.

Татарстанда кино сәнгате үсешен, кино төшерүчеләрнең буыннан буынга күчеп килгән традицияләрен, яңа һәм иске технологияләрнең  бергә үрелә баруын Казан Киностудиясе, «Татаркино» ДБМУ, шулай ук хосусый күчмә музей өчен  коллекция туплаучылар  Олег Суров һәм Виктор Клячкин тәкъдим иткән кино сәнгатенә кагылышлы экспонатлар – кинопроекторлар, тавыш яздыру җайланмалары, иске фото- и видеокамералар, яктырту җиһазлары ачык чагылдыра.

 «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева күргәзмәне ачканда әле тагын бер мөһим объект – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты студентлары фильмнарын күрсәтү өчен, кызыклы очрашулар уздыру өчен яңа мәйданчык эшли башлаячагы турында хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International