Быел әлеге ядкарьләрнең музей фондына тапшырылуына — 50 ел
Бүген ТР Милли музеенда “Төп нөсхә көне” уздырыла һәм шул уңайдан музейга килүче тамашачыларга, һәр елдагыча, бары бүген – Муса Җәлилнең туган көнендә генә шагыйрьнең “Моабит дәфтәрләре”нең төп нөсхәләре күрсәтелде.
Тантаналы чарада Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым да катнашты.
Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” ТР Милли музеена моннан 50 ел элек, төгәлрәге, 1966 елның 16 мартында тапшырылган. Төрмәдән кайтарылган 2 дәфтәрдә барлыгы 93 шигырь урын алган, аларның 19ы кабатлап бирелгән.
ТР Милли музее җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова музейда “Моабит дәфтәрләре” саклануны бик зур горурлык, дип атады. “Моабит дәфтәрләре”н музей фондыннан киң җәмәгатьчелек хозурына чыгара алачак көн киләчәгенә ышанам. Халыкның шундый кыйммәте булу — бу бик күп буын вәкилләренең тырышлыгы”, - диде һәм ТР Милли музее коллективы тарафыннан Муса Җәлилгә багышланган махсус экспозиция төзелүен хәбәр итте.
Бүген ТР Милли музее тагын берничә экспозициягә баеды. Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым музей фондына әтисенең үзенең гаиләсенә язган берничә хатын һәм Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышына кадәр чыгарылган ике басмасын бүләк итеп бирде.
Германиянең Магдебург каласыннан Муса Җәлил иҗатын тирәнтен өйрәнгән галим Мисте Хотопп-Рике 24-28 февраль көннәрендә Берлинда, Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан, юбилей чаралары уздырылачагын хәбәр итте. Әлеге чараларга Чулпан ханым һәм Муса Җәлилнең оныгы Татьяна, аның балалары Михаил белән Елизавета чакырулы.
Мисте Хотопп-Рике тарафыннан Герой-шагыйрьнең көрәштәшләре төрмәдә утырганда җырлаган җырлар язылган аудиоязма эзләп табыла. “Төп нөсхә көне” кысаларында, тамашачыларга әлеге аудиоязмадан кыска гына өзек тәкъдим ителде. Бу ике пластинкалардагы язмалар Лейпцихтагы Немец милли китапханәсендә табылган һәм Мисте Хотопп-Рике аларны ТР Милли музеена бүләк итеп бирде.
Чарада ТР Яшьләр ассамблеясы тарафыннан уздырылган шигырь уку конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Әлеге ассамблея җитәкчесе Тимур Кадыйров сүзләренчә, бу бәйгедә бик күп кеше теләп катнашкан. Җиңүчеләр арасында исә Греция, Нигерия вәкилләре дә бар. Алар тантаналы чарада Муса Җәлил шигырьләрен укыды һәм ассамблея тарафыннан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтелде.
Шулай ук бүген “Моабит дәфтәрен укыйбыз” дип исемләнгән акция башланып китә. Анда катнашу өчен җыентыктан шигырь укырга һәм видеога яздырырга кирәк. Язмаларны ТР Милли музееның электрон почтасына (izdmus@mail.ru) 15 мартка кадәр юллау шарт. Иң яхшы видеороликларны “Мәңгелек җыр” дип исемләнгән чара кысаларында 16 мартта күрергә мөмкин булачак.
«Татар-информ» МА