Бүген герой-шагыйрь муса Җәлилнең тууына 110 ел тулды. Шул уңайдан, аның Казандагы һәйкәленә чәчәкләр китерделәр.
Көн салкын булуга да карамастан, һәйкәл янында шактый халык җыелды. Алар арасында яшь буын вәкилләре дә, Муса Җәлилнең шигырьләрен укып, аңа сокланып үскән һәм яшәгән өлкәннәр дә шактый иде. Беренчеләрдән булып һәйкәлгә чәчәкләрне шәһәр мэры Илсур Метшин китерде.
Тантана сәгать 13.00 гә билгеләнгән булса да, 1 Май мәйданында кеше күпкә алданрак җыела башлады. Һәйкәл янында Муса Җәлил шигырьләренә иҗат ителгән җырлар яңгырап торды.
Митингны ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев ачты: “Без бүген шушы тарихи мәйданга татарның бөек улы Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуны билгеләп үтәргә, аның батырлык символына әверелгән язмышын олы ихтирам һәм тирән тетрәнү белән күздән кичерергә, рухыбызны ныгытырга җыелдык”, - диде һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән тантаналы юбилей чарасы белән тәбрик итте.
"Муса Җәлил — безнең һәрберебез өчен изге исем. Ул – чын мәгънәсендә, каһарманлык билгесе, Ватанга чиксез тугрылык һәм мәхәббәт символы. Көрәшче шагыйрь, ялкынлы патриот, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең гомере кыска һәм фаҗигале булды. Әмма аның батырлыгы, иҗади мирасы татар халкының олы тарихында, бөтен илебез язмышында тирән эз калдырды. Без бу язмышка кат-кат әйләнеп кайтабыз, уйланабыз. Әмма күпме генә уйлансак та, бу каһарманлыкның асылына әле төшенеп җитә алганыбыз юк”, - диде Васыйл Шәйхразиев.
Шулай ук Муса Җәлилнең батырлыгы һәм язмышы турында гына сөйләп калмыйча, аны тәрбияләгән Оренбург җиренә дә рәхмәт сүзләре яңгырады бу чыгышта. Моннан тыш, Муса Җәлилнең каләмдәшләрен, көрәштәшләрен дә онытмаска, алар хакында да сөйләргә тиешлеген әйтте ТР Премьер-министры урынбасары. “Алар булмаса, Җәлилнең язмышы да мондый ук данлы була алмас иде. Безнең өчен Җәлил иң беренче нәүбәттә − шагыйрь. Минемчә, аның күрсәткән батырлыгы да әнә шул шагыйрьлегеннән килә. Тоткынлыктан кайткан “Моабит дәфтәрләре” Җәлилнең никадәр милли рухлы булуы белән бергә аның иҗатының бөтен кешегә аңлаешлы булуы хакында да сөйли. Шуңа да Җәлил исеме дөньяның мәшһүр шагыйрьләре белән янәшә куела. Муса иҗаты бүген дә актуаль яңгырый”, - диде В. Шәйхразиев. Чыгышын ул М. Җәлилнең “Бер үгет” шигыре белән тәмамлады.
Татарстанда 2 елга бер тапкыр Муса Җәлил исемендәге премия тапшырыла. Аны Татарстан үсеше өчен зур өлеш керткән яшьләргә сайлап кына бирәләр. 1988 елда әлеге премия ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе, шагыйрь Разил Вәлиевка тапшырылган булган. Бүгенге тантанада ул “Мин Җәлилне укыдым“ дигән шигырен сөйләде. “Муса Җәлилне бүген Татарстанда һәм Казанда гына түгел, Мәскәүдә, бөтен ил буйлап искә алалар. Кая гына барсаң да, татар халкы нинди ул дип сорасалар, татар халкы ул Тукай, Муса Җәлил шикелле, дип әйтәбез. Әгәр кем дә кем татарның бәгырен, җанын аңларга теләсә, ул, һичшиксез, Җәлилне укырга тиеш”, - диде депутат шагыйрь. 2015 елда Җәлил премиясе лауреаты булган шагыйрә Луиза Янсуар да герой шагыйрьгә багышланган шигырен укыды.
ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан: “Муса Җәлилнең язмышы никадәрле фаҗигале булса да, без аның туган көнен әдәбият бәйрәме итеп билгеләп үтәбез. Ул – милләтебезнең йөз яктысы, вөҗданы, намусы. Кая барсак та, үзебезнең татар икәнебезне әйтсәк, Җәлилне искә алалар. ”, - диде һәм “Җәлил” дигән шигырен укыды.
Тантаналы чара Муса Җәлилнең һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Анда катнашучылар арасында ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да бар иде.
Тантанада катнашучылар, соңрак, Муса Җәлил туган көне уңаеннан уздырыла торган “Төп нөсхә көне” чараларын тамаша кылырга ТР Милли музеена юнәлде.
«Татар-информ» МА