Чистай да Б. Пастернакның туган көнендә – 10 февральдә традицион рәвештә аның әсәрләрен башкаручылар бәйгесе ачыла.
2015 елда конкурсны республика күләмендә уздырырга дигән карар кабул ителде. Быелгы конкурска Татарстанның төрле районнарыннан 33 гариза бирелгән. Мәктәп балалары быел шагыйрьнең әсәрләрен сәнгатьле укуда ярышачак, бәйгедә шулай ук әдәби-музыкаль композицияләр дә катнашачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте