«Аһәң=Образ=Яктылык» күргәзмәсе

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

5 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда  Светлана Богатырьның   «Аһәң=Образ=Яктылык» дип аталган  күргәзмәсе ачыла.

Казан тамашачылары рәссамның иҗаты белән "Dona Nobis Pacem" ("Тынычлык бүләк ит безгә!") спектаклендә танышты. Аның режиссеры Владимир Васильев С.Богатырьның рәсемнәрен сәхнә бизәлешендә файдаланган иде. Тиздән әлеге спектакль Казанда яңадан күрсәтеләчәк. Рәссамның шәхси күргәзмәсе ачылу шушы вакыйга белән бәйле.

Күргәзмә 10 мартка  кадәр эшли.  

Хөрмәтле журналистлар!

ММЧ вәкилләрен күргәзмә белән таныштыру –  16.30 да , күргәзмәне ачу – 17.00 дә.

89274253236

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International