4 февральдә 11.00дә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының брифинглар залында уналтынчы тапкыр уздырылачак «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык телевизион яшьләр фестивален ачуга багышланган матбугат конференциясе була.
Катнашалар:
- Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов;
- Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров;
- Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Марат Бариев;
- Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова;
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил – Гүзәл Удачина;
pr@tatar-inform.ru адресына язып аккредитация узарга мөмкин.
Матбугат конференциясенә килгән журналистларга фестивальнең йомгаклау концертына чакыру билеты биреләчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте