9 февральдә Татарстан Республикасы Милли музеенда Татарстанда яшәүче бурятлар ай календаре буенча Яңа ел бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Бу көнне музейга килүчеләр «Сагаалган» («Ак ай») бурят милли бәйрәмен театральләштерелгән тамаша рәвешендә карый, бурятларның гореф-гадәтләрен, йолаларын, халык уеннарын күрә, аларда катнаша ала. Мәдәни программа да бай булачак, кунакларны милли ризыклар белән дә сыйлаячаклар.
Бурят рәссамы Ширап Доржиевның «Сагаалган – 2016» – көнчыгыш календаре буенча Яңа елны каршылау бәйрәменә багышланган күргәзмәсен ачу бу көннең иң күренекле вакыйгасы булачак. «Татар җирендә бурят аһәңнәре» дип аталган бу күргәзмәдә утызга якын сәнгать әсәре, график рәсем урын алган.
(8843) 237-97-90, 237-97-88
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте