«Терек шәһәр» фонды һәм «Угол» («Почмак») иҗат лабораториясе 25 – 27 февральдә «the Театр» (Уфа) проекты гастрольләрен тәкъдим итә.
Уфа коллективы Казан тамашачысына 3 спектакль күрсәтергә ниятли.
"the ТЕАТР" проектын Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең театр факультетын тәмамлаучы иҗат әһелләре мәйданга куйды. Бәйсез театр Кшиштоф Бизеның "Рыдания ("Үксү") пьесасы буенча куелган спектакль белән тәүге адымнарын атлады. Хәзер театр репертуарында 7 спектакль уйнала.
Хосусый театр ачу идеясе Алсу Галинага Россиянең мәшһүр хосусый театрларыннан берсе булган "Коляда театре"да практика узганнан соң килә. Уфага кайткач аның нияте "the ТЕАТР" рәвешендә аша.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте