Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее алдыннан 2014 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлангычы нигезендә Татарстан Республикасының Бөек Ватан сугышы интернет-музеен гамәлгә кую буенча уникаль проект мәйданга чыкты. Проектның төп бурычы – Ватан сакчыларының истәлеген мәңгеләштерү, яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, экстремизм һәм фашизм идеяләренә омтылышка каршы көрәшү, ватандашларыбызның фронттагы һәм тылдагы батырлыкларын, Татарстанның Бөек Җиңүгә керткән өлешен күрсәтү.
Интернетта куелган сайтларның көннән-көн популярлыгы арта, мәгълүматны ансат кына эзләп табу, аның күплеге нәтиҗәсендә алардан бик күпләр файдалана.
Республикада сайтны алып баручы утыздан артык корпункт эшли. Алар коллекция һәм экспонатлар турында мәгълүматлар, татар һәм рус телләрендә яңалыклар урнаштыра. 2015 елда корпунктлар Бөек Ватан сугышы темасына 3 120 мәкалә, сугышта катнашкан 2520 кешенең шәхси эшен Интернет аша файдаланучыларга җиткергән. Бөек Ватан сугышы виртуаль музее сайтын ел эчендә 75 254 кеше караган. Аның белән кызыксынучылар арасында Россия гражданнары гына түгел, бик күп чит ил кешеләре дә бар.
(843) 567-80-44, (843) 292-32-18
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте