Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе иҗат коллективларының Яңа ел әкиятләре тамашачылар күңеленә бик хуш килде

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе иҗат коллективлары нәни тамашачыларга һәм аларның әти-әниләренә өч Яңа ел әкияте күрсәтте.

Спектакльләр узган елның 24 декабреннән алып  2016 елның 10 гыйнварына кадәр куелды, барлыгы 38 тамаша уйналды. Филармоник джаз-оркестрның күчмә ике тамашасы «Юность» мәдәният сараенда узды.  

Филармоник музыкаль-әдәби лекторий 70 еллык юбилее уңае белән балаларга  "Буратиноның Яңа ел маҗаралары" дигән тамаша,

Филармоник джаз-оркестр исә Э. Гофманның  "Щелкунчик" әсәрен тәкъдим итте.

Дәүләт халык уен кораллары оркестрының чираттагы проекты – «Көлбикә. Бөтен гомер буена дәвам итүче әкият» музыкаль тамашасы күпләрнең күңеленә хуш килде.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International