Гөлнора Гатина Италиядә узган конкурста җиңеп чыкты

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры солисты  Гөлнара Гатина яшь опера җырчыларының Комо шәһәрендә быелның  7 гыйнварыннан 10 гыйнварына кадәр узган  Concorso Per Giovani Cantanti Lirici D'Europa дигән мәртәбәле конкурсында җиңеп чыкты.  

Быелгы конкурс Дж.Пуччининың «Турандот» операсында катнашу өчен бәйге рәвешендә узды. Гөлнара Гатина нәтиҗәдә Лиу роленә сайлап алынды.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International