34нче Шаляпин фестиваленә билетлар сатыла башлый

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

2016 елның 1 февраленнән 20 февраленә кадәр Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Ф.И.Шаляпин исемендәге XXXIV халыкара опера фестивале узачак.

Фестиваль программасына дөньяның һәм Россиянең опера йолдызлары катнашында  14 спектакль һәм концерт кертелгән.  Билетлар быелның 15 декабреннән сатыла башлый.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International