Декабрьнең 1еннән 4 енә кадәр Түбән Кама шәһәрендә Салих Сәйдәшев исемендәге XII ачык республика вокал конкурсы узды. Бу – Татарстандагы иң күренекле вокал конкурсларының берсе.
Конкурсның мәҗбүри программасына Салих Сәйдәшев әсәрләре керә.
Быел республиканың һәм Россиянең төрле шәһәрләреннән, төбәкләреннән конкурска илледән артык заявка килде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте