Бүген Мәскәүдә Композиторлар йортында Россия композиторлар берлегенең унберенче съезды узды. Анда берлекнең эш йомгаклары, киләчәктә нинди юнәлештә эшчәнлек алып барачагы турында фикер алышу, җитәкче органнарны сайлау булды.
Бертавыштан диярлек Россия композиторлар берлеге рәисе итеп Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге рәисе, Россиянең һәм Татарстанның Халык артисты Рәшит Кәлимуллин сайлап куелды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте