Казанда «Чит ил студенты көне» фестивале узды. Ул Татарстан югары уку йортларында белем алучы чит ил студентларын республиканың мәдәни һәм иҗтимагый тормышына тарту максатларында оештырылды. Фестивальнең йомгаклау концерты чын бәйрәм төсен алды. Төрле илләрдән килгән йөзләрчә студент җыр, бию, музыкада тамашачылар алдында үзләренең осталыгын күрсәтте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте